Әлшәй хәбәрләре
-28 °С
Болытлы
75 лет Победы
Тат
Баш
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
9 октябрь 2019, 02:00
Көзнең соңгы матурлыгы
Көз үзенең соңгы матурлыгын Бүләк итә алтынга манчып.
Көзнең соңгы моңлы җыры
Торналар тавышында.
Хушлаша ул бар тирә-як
Алтынга манчылганда.
Зәңгәр күлләр ятим калды
Очып киткәч аккошлар.
Бу матурлык нигә кирәк
Чорнап алгач сагышлар.
Соңгы җылы көннәр сүнә,
Тып-тын ява яфраклар.
Бүләк кенә шул кызарып
Янган көзге офыклар.
Чәчләремне җилләр тарый,
Моңлана ярсу йөрәк.
Һәр мизгелнең үз назы, дип
Яши белергә кирәк...
Люция Филипова.
Фото:pixabay.
Читайте нас в