Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
9 октябрь 2019, 02:00

Туганнарыма

Сөенеп яшим дөньяда,Туганнарым булганга.Алар белән аралашсам,Бәхет өстәлә җанга.

Сөенеп яшим дөньяда,

Туганнарым булганга.

Алар белән аралашсам,

Бәхет өстәлә җанга.


Яшик шулай гел дә саклап

Туганлыгыбыз көчен.

Ак бәхетләр белән килсен

Һәрбер көн безнең өчен!


Телим сезгә сөенечләр,

Гел бәхетле киләчәк.

Янда туганнарым булгач,

Бар да яхшы булачак.


Туганнарым, якыннарым,

Булыйк бергә гомергә.

Күрик шатлык,уңышларны,

Бәхетләрне гел бергә.

ГӨЛФИЯ ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: