Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
15 октябрь 2019, 02:00

Көзнең күз яше ул яңгырлар

Күз яшьләрен яңгыр итеп сибеп Көз дә китә инде хушлашып.

Көзге җилләр ишек кага,

Кайчан килеп җиткәннәр.

Ямьле җәйнең ал таңнары

Кайда китеп беткәннәр.


Сәхрә-кырлар тынып калган,

Бар дөнья моңсуланган.

Агачлар яшел күлмәген

Алтынга алмаштырган.


Сулар тонык, салкын инде,

Елга-күлләр дә боек.

Кошлар, әнә, киңәшләшә,

Кайчан, диеп чит якларга

Бергәләшеп юл тотыйк.


Һәр мизгелнең үз вакыты

Күңелне алдатырга.

Яңгырлар да яусын, әйдә,

Язлар җиткәч ташкын сулар

Булып янә кайтырга.


Л. Филипова.


Фото: pixabay.
Читайте нас: