Бер - бер артлы алмашынып тора,
Көз мизгеле бай шул төсләргә.
Яшел җәйләр белән саубуллашып.
Кергән идек алтын көзләргә.
Агачларнын төсе матур иде,
Шәмәһә дә, коңгырт, сары да.
Яфрак җиле исү белән алар,
Коелдылар җиргә барсы да.
Кара төстә урман, кара кырлар,
Әлеге мәл шундый,бөтен җиргә,
Көзнен кара төсе таралган.
Кара төсләр бик озакка түгел,
Көздән кышка керер чак җитә.
Бөтерелеп яуган ап-ак карлар
Бөтен җирне бер көн ак итәр.