Тормыш җиле кайчак бик каты.
Әмма тормыш үзе бик яхшы.
Һич куркыныч түгел кара булса икмәгең.
Бик куркыныч кара булса күңелең һәм җаның.
Нужаны күп күргәннәр күпкә ирешә.
Бер пот тоз ашаган балны өстен күрә.
Күз яшьләрен күп түккәннәр ихлас көлә.
Тик үлемне җиңгән генә яшәү кадерен белә.