Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
31 октябрь 2019, 02:00

Беренче кар ява

Ап-ак карлар куна чәчләремә Сафлык исе килә алардан. Һәр ел саен кышлар килсәләр дә,Ләззәт алам тәүге карлардан.

Ап-ак карлар куна чәчләремә

Сафлык исе килә алардан.

Һәр ел саен кышлар килсәләр дә,

Ләззәт алам тәүге карлардан.


Өр-яңадан бәхет яуган кебек

Шуңадырмы,күңел шатлана.

Күрәсезме,карлар ява күктән?!

Бөтен дөнья бүген аклана.


Керфегемә куна ап-ак карлар,

Битләремдә тоям кыш назын,

Күбәләкләп оча бүген алар

Хәтерләтеп шомыртлы язын.


Яусын карлар бөтерлеп,уйнап,

Табигатьнең кышкы мизгеле.

Сөенечләр белән килсен кышлар,

Һәр яңа көн булсын изгеле.

Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: