Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
31 октябрь 2019, 02:00

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләр - күңел көзгесе, дип Юкка гына әйтмиләр.

Күзләр - күңел көзгесе, дип

Юкка гына әйтмиләр.

Күзләрдән бит күреп була,

Алар күпне сөйлиләр.


Кемдер карашын яшерә

Әңгәмә барышында.

Кемдер читкә карап үтә

Танымый танышын да.


Икенчеләр көлеп тора,

Күзләре яна балкып.

Менә шундый кешеләргә

Карыймын мин сокланып.


Күзләр, күзләр, төрле күзләр,

Зәңгәре бар, карасы.

Һәрбересе әйтеп тора

Нәрсә уйлый хуҗасы...


Минем күзләр тирә-якка

Һәрчак яратып бага.

Гаҗәпләнә бу дөньяга,

Әйтерсең һаман бала...


Л. Филипова.

Фото:pixabay.


Читайте нас: