Нигъмәтулла авыл китапханәсендә шигърияткә, көзнең матурлыгына багышланган “Көз шигърияте” дип аталган кичә узды. Матур чарага килгән кунаклар: Ахунова Наилә, Минһаҗева Зөлфия, Йосыпова Мәсхүдә, Ситдыйкова Нурия, Дәүләтшина Флорида, Арысланова Лира, Нагаев Халик әдәбиятыбызның классиклары, заманча авторларның көз темасына язылган шигырьләрен укыды, үз фикерләре белән уртаклашты.