Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
27 ноябрь 2019, 02:00

Сүзе акның - йөзе ак

Әгәр кеше үзе әйбәт икән, Күнелендә булса изгелек, Башкалардан гаеп эзләми ул,Яхшы ягын күрә иң элек.

Әгәр кеше үзе әйбәт икән,

Күнелендә булса изгелек,

Башкалардан гаеп эзләми ул,

Яхшы ягын күрә иң элек.


Табигать тә киреләнеп ала,

Күргәнем бар төрле чакларын.

Кешеләрнең күрә белик без дә,

Акыллы һәм матур якларын.


Сүзе акның йөзе дә ак була,

Үрнәк булыйк тәүдә үзебез.

Яхшы белән юлдаш булып яшик,

Кызармаслык булсын йөзебез.


Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: