Язмыш җиле каты кайчакларда,
Инде генә егылдым, дигәндә
Кулларыңнан тотып кала ул.
Тормыш дигән дәрья уртасында
Бер ялгызыңны да калдыра.
Якыннарың яныңда булса да
Мин көчлемен, диеп кабатлыйсың
Үзәкләрең өзелеп барса да.
Төн карасын ертып кояш чыга,
Күз яшьләре тып-тып тамса да.