Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
3 декабрь 2019, 13:55

Көт мине

Җыр булып кайтырмын яныңа кабаттан,Үзәгең өзелсә сагыштан.

Көт мине
Көт мине сызылып
Атканда ал таңнар,
Таллыкта өзелеп
Сайраса былбыллар.
Җыр булып кайтырмын
Яныңа кабаттан
Йөзгәндә парлашып
Күлләрдә аккошлар.
Көт мине күкләрдә
Кабынса йолдызлар,
Ай нурлары салса
Алтындай сукмаклар.
Шул сукмаклар буйлап
Төшәрмен яныңа,
Мин кайттым, диярмен
Сагынып кабаттан.
Көт мине киткәндә
Чит якларга кошлар.
Сагынулардан янып,
Саргайса яфраклар.
Өметеңне өзеп,
Көтүләрдән арып,
Күң(е)леңне өтсә дә сагышлар.
Җыр булып кайтырмын
Яныңа кабаттан,
Йөрәгеңә салып
Мәңгелек нагышлар.
Фото:pixabay соm.
Читайте нас: