Тибрәлеп мамыктай явалар ак карлар,
Агачлар бөркәнә челтәрле ак шәлләр,
Тын калып йоклыйлар елгалар.
Ак бураннар килер җилләрдәй җилдереп,
Аргамактай ярсып чабарлар.
Артларыннан очар тик карлар тузаны,
Ак көртләр өелеп калырлар.
Мең төсләргә кереп җемелди бөртекләр,
Яратам өерелеп ак карлар яуганын,
Дөньялар кала бит пакьланып.