Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
16 декабрь 2019, 17:55

Җир бит үзе сафлык иле

Нинди хозур бүген дөнья,Сокланып туялмаслык.

Нинди хозур бүген дөнья,
Сокланып туялмаслык.
Төпсез күктә кояш көлә,
Ә җирдә гаҗәп тынлык.
Агачларны бәс сырыган,
Куаклыклар – боз шәме.
Әйтерсең барлык галәмнең
Түгелгән инде яме.
Каеннарга тәлгәш-тәлгәш
Энҗе-мәрҗән эленгән.
Гүя алар бәйрәмгә дип
Назланышып бизәнгән.
Ап-ак дөнья тынып калган,
Бар табигать сер генә.
Тып-тын гына атлап киләм
Нурлы юлдан мин генә.
Көмеш моңнар коела күктән,
Колагымда чыңлый җыр.
Шушындый илаһи мәлләр
Һич тә кабатланмыйдыр.
Фото:pixabay соm.
Читайте нас: