Декабрьнең көне кыска гына,
Алсу таңы ата иренеп.
Авылымның яңа көне туа,
Ап-ак энҗеләргә төренеп.
Төне буе ява ап-ак карлар,
Тулган ай да карый көнләшеп.
Һәрбер төшкән карның бөртекләре,
Җиргә куна, гүя серләшеп.
Бер карашка, карлар суык була,
Өшеттерә тәнне салкында,
Ә шулай да туган якның карын,
Тиңнәр идем үзем ялкынга.
Якын бит ул, карлы туган ягым,
Яусын, әйдә, карлар тагын да.
Туган якның кышы онытылмый
Һәрберебез аны сагына!