Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
26 декабрь 2019, 16:55

Яңа елны көткән мизгел

Яңа елны көткән мизгел, Һәркемдә бәйрәм хисе. Киләм, диеп хәбәр биргән Бүләкләр төяп Күсе.

Яңа елны көткән мизгел,
Һәркемдә бәйрәм хисе.
Киләм, диеп хәбәр биргән
Бүләкләр төяп Күсе.
Ел хуҗасы булгач үзе,
Матурайган, бизәнгән.
Педьесталның ин югары
Баскычына үк менгән.
Капчыгы бик зур күренә,
Юмарт булмакчы күсе.
Матур теләкләрен юллый,
Һәркемгә бүген үзе.
Ишеттем дә теләкләрен,
Сезнең белән бүлешәм.
Һәрберегезгә ак бәхетләр,
Сөенечләр өләшәм.
Сәламәтлек телим сезгә,
Уң булсын эшләрегез.
Сөендерсен яңа елда
Якын кешеләрегез!
Гөлфия Гыйззәтова.
Фото: Яндекс
Читайте нас: