Ап-ак карлар ява җир өстенә,
Бар тирә-як көмеш нурга чумган,
Изрәп йоклый басу-кырлары.
Галәм буйлап өр-яңа ел атлый,
Төкле булсын тәүге адымы.
Һәрбер йортка бәхет алып килсен
Каршылыйлар авыл-шәһәрләр.
Җиребездә һәрчак тыныч булсын,
Имин генә булсын дөньялар!