Кышкы көнгә ямьнәр өстәп,
Күрегез, карлар ява.
Энҗе карлар яуган чакта
Сафлана гына һава.
Кышкы юлдан атлаганда
Шыгырдый карлар эздә.
Уфтанмагыз, кыш салкын дип,
Бер мизгел алар бездә.
Ап-ак карлар җемелдәшә,
Сибелә җиргә сәйлән.
Җилләр белән бөтерелә,
Ак карлар әйлән-бәйлән.
Челтәрле ак күлмәгендә
Агачлар бигрәк күркәм.
Сез ничектер, ә мин үзем,
Кышларда бәхет күрәм.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.