Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
16 гыйнвар 2020, 14:20

Рабиндранат Тагор

Ярым караңгылык аша, төш кебек ул эргәмнән үткәндә

Ярым караңгылык аша, төш кебек ул эргәмнән үткәндә,
Сулышы белән генә кагылып йөрәгемне өткәндә,
Караеп аккан елгада ай нуры да йөзмәде,
Җаныма ут салуын ул үзе дә сизмәде.
О, билгесез гүзәл зат, ник ул утыңны салдың,
Ник сак кына кагылып күңелемә җырдай тулдың.
Үзең киттең, югалдың син, моңсуланып ялгызың,
Айның сихри нуры гына төшә күк балкышыннан.
Люция Филипова тәрҗемәсе.
Читайте нас: