Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Ясно

Аяз күкне иңләп очсын ак күгәрчен

Һаваларда әй талпына ак күгәрчен, Каурыйлары камаштыра күзләремне.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һаваларда әй талпына ак күгәрчен,
Каурыйлары камаштыра күзләремне.
Кайда барып кунар икән бу җан, диеп
Күзәттем мин талдырганчы күзләремне.
Бии-бии оча һаман ак күгәрчен,
Иңләп-буйлап туя алмый һич күкләрне.
Дөньялар гел имин булсын,
Алсу таңнар көлеп тусын,
Күгәрченнәр уйнап очсын,
Дип телим мин аңа карап теләкләрне.
Фото:pixabay соm.
Читайте нас