Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәхет юрыйк

Бәхет юрыйк яңа туган көнгә,Килсен бәхет һәркем өенә.Матур җәйләр үзе бәхет бит ул,Җәй мәленә күңел сөенә.


Бәхет юрыйк яңа туган көнгә,
Килсен бәхет һәркем өенә.
Матур җәйләр үзе бәхет бит ул,
Җәй мәленә күңел сөенә.

Шатлык юрыйк яңа туган көнгә,
Керсен шатлык һәркем күңеленә.
Сөенечле күңел матур бит ул,
Охшап тора болын гөленә.

Гел яхшылык юрыйк киләчәккә,
Бугенгебез булсын гел имин.
Һәркемгә дә саулык, сөенечләр,
Ак бәхетле гомер телимен!
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Читайте нас: