Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Алтын башак җилдә тибрәлгәндә

Алтын башак җилдә тибрәлгәндә,Дулкын уйный иген кырында.Икмәк үскән вакыт шундый матур,Нур сибелә басу куенында.

Алтын башак җилдә тибрәлгәндә,
Дулкын уйный иген кырында.
Икмәк үскән вакыт шундый матур,
Нур сибелә басу куенында.
Учларыма алдым бодайларны,
Пешкән икмәк кебек эсселәр.
Кояш нурларында кызынганга
Алар шундый, алтын төслеләр.
Мул уңышлар үссен басуларда,
Икмәк булса, табын да сыйлы.
Игенченең хезмәт җимешләре
Ямьләндерсен ел да басуны.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Читайте нас: