Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Ясно
Шигъри дулкыннарда
7 Сентября 2020, 12:50

Әниемнең якты истәлегенә

Кайчан гына әле туган яккаКайта идем сагынып, йөгереп.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кайчан гына әле туган якка
Кайта идем сагынып, йөгереп.
Әти инде күптән булмаса да,
Әни көтә иде өзелеп.
Ашыга-ашыга өстәл җыя иде,
Бетмәс иде сүз-хәбәрләре.
Минем өчен барысы да кызык,
Тансык иде авыл хәлләре.
Үткәннәрне искә ала идек,
Әтиемнең ихлас көлүен.
Кайтып кергәч эштән кулыбызга
Җиләк шәлкемнәре бирүен...
Күңелләрем хәзер мөлдерәмә тулы,
Ерылырга тора күз яшем.
Дөньям инде түгел шул түгәрәк,
Әни, диеп кемгә соң дәшим.
Ямьле җәйләр бүләк иткән сине,
Ямьле җәйләр алып киттеләр.
Әле генә без әниле идек,
Инде хәзер ятим күңелләр...
Фото: Яндекс.
Читайте нас