Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
25 сентябрь 2020, 17:07

Көзге иртә

Бу сукмактан көн дә йөресәм дә,Тәү күргәндәй, барам сокланып,Әкрен генә томан күтәрелә,Елга аша тауга юл салып.


Бу сукмактан көн дә йөресәм дә,
Тәү күргәндәй, барам сокланып,
Әкрен генә томан күтәрелә,
Елга аша тауга юл салып.

Томанлы тау аша алсуланып,
Күтәрелде шул мәл кояш та.
Тирә-якның көзге бизәлеше
Бигрәк матур күренә кояшта.

Яфраклары алтын төскә кергән
Төн эчендә каен кызының,
Килер вакыт, ул каршылар әле
Яшел мәлен килер язының.

Көзге иртә салды сагышларга,
Моңсуланып алдым аз гына.
Көзләр белән бергә атласам да,
Күңелемдә әле яз гына.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Читайте нас: