Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
8 октябрь 2020, 11:51

Кыр казлары

Кыр казлары бүген очып үтте,Карап калдым барыр юлларын.Туган ояларын ташлап китү,Бик җиңелдән түгел кошларның.

Кыр казлары бүген очып үтте,
Карап калдым барыр юлларын.
Туган ояларын ташлап китү,
Бик җиңелдән түгел кошларның.

Бердәм булып тигез рәтләр белән,
Кыр казлары очып киттеләр.
Кыйгак-кыйгак дигән тавышлары,
Үзәкләрне өзеп үттеләр.

Ерактыр шул барыр урыннары,
Юлларында таулар, диңгезләр.
Көтәр сезне туган су буйлары,
Онытмаслар туган нигезләр.

Кыр казлары белән хушлаштым да,
Күңелләрем калды сагышта.
Кешеләр дә,туган ояларын,
Ташлап китәләр шул тормышта.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Читайте нас: