Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
28 октябрь 2020, 11:19

Көзге төсләр

Бер - бер артлы алмашынып тора,Көз мизгеле бай шул төсләргә.Яшел җәйләр белән саубуллашып,Кергән идек алтын көзләргә.

Бер - бер артлы алмашынып тора,
Көз мизгеле бай шул төсләргә.
Яшел җәйләр белән саубуллашып,
Кергән идек алтын көзләргә.

Агачларның төсе матур иде,
Шәмәһә дә, коңгырт, сары да.
Яфрак җиле исү белән алар,
Коелдылар җиргә барсы да.

Кара төстә урман, кара кырлар,
Елгадагы су да каралган.
Әлеге мәл шундый, бөтен җиргә,
Көзнең кара төсе таралган.

Кара төсләр бик озакка түгел,
Көздән кышка керер чак җитә.
Бөтерелеп яуган ап-ак карлар
Бөтен җирне бер көн ак итәр.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Читайте нас: