Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Шигъри дулкыннарда
12 Ноября 2020, 07:55

Булсаң иде янда, әнием

Карашыңны сизәм, сулышыңны,Йөрәгеңнең назлы җылысын.

Карашыңны сизәм, сулышыңны,
Йөрәгеңнең назлы җылысын.
Тик күзләрем генә сине тапмый,
Шуңа бигрәк килә елыйсым.
Балам, диеп әйткән сүзләреңнең
Кайтавазы яңгырый күңелдә.
Кулларыңны, әни, үбәр идем,
Могҗизалар сине терелтсә.
Күпме хәбәрләрем җыелдылар,
Тик үзеңә сөйләргә телим...
Сагындыра, бигрәк сагындыра,
Булсаң иде янда, әнием.
Фото:
Читайте нас