Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
2 декабрь 2020, 11:25

Моң-дулкыннар кага күңелгә

Агачларны бәс сырыган,Куаклыклар – боз шәме.

Нинди хозур бүген дөнья,
Сокланып та туялмаслык.
Ак томаннар күккә ашкан,
Ә җирдә гаҗәп тынлык.
Агачларны бәс сырыган,
Куаклыклар – боз шәме.
Әйтерсең барлык галәмнең
Түгелгән инде яме.
Каеннарга тәлгәш-тәлгәш
Энҗе-мәрҗән эленгән.
Гүя алар бәйрәмгә дип
Назланышып киенгән.
Ап-ак дөнья тынып калган,
Бар табигать сер генә.
Тып-тын гына атлап киләм
Нурлы юлдан мин генә.
Көмеш моңнар коела күктән,
Колагымда чыңлый җыр.
Шушындый илаһи мәлләр
Һич тә кабатланмыйдыр.
***
Ераклардан килә назлы бер көй,
Моң-дулкыннар кага күңелгә...
Фото: drive2.ru
Читайте нас: