Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
16 декабрь 2020, 18:00

Балачагым кышы

Искә төште балачагым кышы,Ул чакларда карлар күп иде.

Искә төште балачагым кышы,
Ул чакларда карлар күп иде.
Төн эчендә бакча буйларына
Йомшак карлар таудай өелде.
Безнең өчен бик күңелле иде,
Ак карларга чумып уйныйбыз,
Пималарга тулган кар өшетми,
Бозга ката пальто,туныбыз.
Чана шуарга дип менә идек,
Карлы, бозлы тауның үренә.
Бәхетле мәл булып истә калган
Бу мизгелем күңел түрендә.
Тәрәзәләрдә бозлы рәсем күреп,
Гаҗәпләндем микән мин генә?!
Кышкы балачакны хәтерләтеп,
Ябалак карлар җиргә сибелә.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: