Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
21 гыйнвар 2021, 11:42

Кочаклашу көне белән!

Кочаклашу көне бүген,Дуслар,ишеттегезме?Көтегез, киләм кунаккаАчып ишегегезне.


Кочаклашу көне бүген,
Дуслар,ишеттегезме?
Көтегез, киләм кунакка
Ачып ишегегезне.

Кочаклашып күрешербез
Сез, якын дуслар белән,
Сезнең сагынып көткәнне
Мин инде күптән беләм.

Кочаклашу гаеп түгел,
Булса дусларча, ихлас,
Үзе бәхет түгелмени
Якыннарың җыелгач?!

Өләшербез сөенечләр,
Бәхетләр уртак булыр,
Куңелебез шул чагында,
Якты нурларга тулыр.

Кочаклашу көне белән,
Теләгем сезнең өчен,
Югалмасын беркайчан да
Дуслыгыбызның көче!
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Фото: topkartinki.ru
Читайте нас: