Әлшәй хәбәрләре
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
29 гыйнвар 2021, 18:00

Ал томаннар ята юлымда

Авылымның урамнары Гел үзенә чакыра.

Авылымның урамнары
Гел үзенә чакыра.
Яшьлегем калган сукмаклар
Өзелеп сагындыра.
Балачагым, Һамай буе,
Бозда чаңгы эзләре.
Әнкәсе белән су ташый,
Шул кыз мин микән әле.
Кич җиткәнче өйгә керми
Уйнаган чаклар күптән
Төрелеп ал томаннарга
Югереп үтеп киткән.
Мәңге-мәңге онытылмас
Мәлләрне алып киткән...
***
Кайттым тагы сагынып туган йортка,
Тик чыкмады әни каршыма.
Әтиемнең елмайган йөзе дә
Күңелемдә генә чагыла.
Тәрәзәгә элгән ак челтәрләр
Тели кебек нидер әйтергә.
Сезнең җылыгызны сагындым мин,
Әмма үзләре юк дәшәргә.
Йөрәгемдә хәзер сез калдыгыз,
Көч бирәсез миңа яшәргә...
Фото:pixabay.com/
Читайте нас: