Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
29 гыйнвар 2021, 17:44

Рәхмәт сүзе

Ак биләүгә биләдең,Гомер булды иң зур бүләгең.“Кулына эш, тамагына аш бир” -Ходайдан син шуны теләдең.

Ак биләүгә биләдең,
Гомер булды иң зур бүләгең.
“Кулына эш, тамагына аш бир” -
Ходайдан син шуны теләдең.
Теләкләрең, әни, кабул булды,
Күңел биреп эшләр эшем бар.
Халык әйтеменә туры килә:
Өстәлемдә һәрчак ашым бар.
Кул кушырып утырмыйм мин,
“Торна” диеп күккә үрелмим.
Чыпчык кадәр бәхетемә риза:
Алтын-көмеш юкка сүрелмим.
Рәхмәт әйтәм ,әни, чын йөрәктән
Теләкләрне тели белгәнгә.
Тормыш йөген тартыр өчен
Бетмәс көч-дәрт өстәп биргәнгә.
Әниемә
Исеңдәме, әни, якты дөньяларга
Тәүге тапкыр тавыш биргәнем.
Елмайдың да,башкаемнан сыйпап,
“Бәхетле бул,кызым”,- дигәнең.
Исеңдәме, әнием, тәүге тапкыр
Курка-курка тәпи басканым.
Кечкәй кулларымны сиңа сузып,
“Әни”, диеп телем ачканым.
Исеңдәме, әни, ашкынып та
Белем тауларына үрләвем.
Мәхәббәттән исереп, бәхетемнән,
Әни, хәтта сине күрмәвем.
Әникәем!
Хафаларым, шатлыкларым белән
Сыйдым синең дәръя күңелеңә.
Гафү итеп барлык гөнаһымны
Фатихалар бирче, бир миңа.
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Раевка авылы.
Читайте нас: