Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Шигъри дулкыннарда
8 февраль 2021, 11:46

Бәллүр чәчәк

Кич утырып чигү чигәмҖептән түгел, бәллүр сәйләннән.Кул җылымны тоеп күптәнТере җанга алар әйләнгән.

Кич утырып чигү чигәм
Җептән түгел, бәллүр сәйләннән.
Кул җылымны тоеп күптән
Тере җанга алар әйләнгән.
Чигү чигәм, бәллүр чәчәм,
Челтәрлимен яулык читләрен.
Назлы челтәр бизәгендә
Йөрәгемнең кайнар хисләре.
Бәллүр сәйлән аллы-гөлле,
Бөртек саен күзем нурлары.
Энҗе чәчәк - ак ландышлар -
Яулыгыма чигә кулларым.
Таң нурлары кулын суза
Ачарга, дип төннең пәрдәсен.
Күрсен кояш, үп, син, кояш,
Сәйләнемнең һәрбер төймәсен.
Таңга кадәр чигү чиктем
Җептән түгел, бәллүр сәйләннән.
Кояш назын тоеп күптән
Тере җанга алар әйләнгән.
Гүзәлия Гыйззәтуллина-Хәйбрахманова.
Раевка авылы.
Фото: livemaster.ru
Читайте нас: