Матур язлар килсен җиребезгә,
Назлар өстәп безнең күңелгә.
Килсен алар сөенечләр белән
Гел бәхетләр язсын күрергә.
Аяз булсын язгы көннәребез,
Гөрләвекләр аксын гөрләшеп.
Мәхәббәтен тапкан матур парлар
Каршыласын язны серләшеп.
Сайрасыннар кошлар яз көенә,
Уятсыннар җырлап һәркемне,
Язны күрү олы бәхет бит ул,
Тыныч булсын күнел һәр көнне.
Яз кояшы нурлар өләшкәндә
Сөенечләр сипсен күңелгә.
Язгы көнне каршылаган мәлдә
Күңелегез булсын тиң гөлгә!
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.