Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өмет

Пәрдәләрне ачып тәрәзәдәнГүзәлия Гыйззәтуллина-ХәйбрахмановаКилде бүген язны күрәсем.Умырзая гөлен иркәләпТаҗларыннан килде үбәсем.

Пәрдәләрне ачып тәрәзәдән
Килде бүген язны күрәсем.
Умырзая гөлен иркәләп
Таҗларыннан килде үбәсем.
Ишетәсем килде кошлар моңын,
Гөрләвекләр шаулап агуын,
Торналарның шатлык җырын,
Бөреләрнең күзен ачуын.
Җирем битен юсын, яшәрсен,
Яусын ,әйдә, ләйсән яңгыры.
Үз парларын тапсын һәммәсе,
Йөремәсен ялгыз каңгырып.
Яшькелт кара сыерчыклар
Өздерсеннәр сагыну җырларын.
Мактасын, зурлап, сабан тургае
Туып-үскән газиз җирләрен.
Чук алкасын таксын каеннар,
Хуш исеннән исерик шомыртның.
Оныкларым булсын сау-сәламәт-
Алар яме минем тормышның...
Пәрдәләрне ачтым, тәр(ә)зәдән
Килә, диеп, язны күрәсем...
Күзен кысты кар бөртеге-
Сабыр ит, ди, миңа күрәсең..
Бәллүр чәчәк
Кич утырып чигү чигәм
Җептән түгел, бәллүр сәйләннән.
Кул җылымны тоеп күптән
Тере җанга алар әйләнгән.
Чигү чигәм, бәллүр чәчәм,
Челтәрлимен яулык читләрен.
Назлы челтәр бизәгендә
Йөрәгемнең кайнар хисләре.
Бәллүр сәйлән аллы-гөлле,
Бөртек саен күзем нурлары.
Энҗе чәчәк - ак ландышлар -
Яулыгыма чигә кулларым.
Таң нурлары кулын суза
Ачарга, дип төннең пәрдәсен.
Күрсен кояш, үп, син, кояш,
Сәйләнемнең һәрбер төймәсен.
Таңга кадәр чигү чиктем
Җептән түгел, бәллүр сәйләннән.
Кояш назын тоеп күптән
Тере җанга алар әйләнгән.
Гүзәлия Гыйззәтуллина-Хәйбрахманова.
Раевка авылы.
Фото: goodfon.ru
Читайте нас: