Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күңел җырлый язның көенә

Карап тордым бүген табигатькә,Йокысыннан ничек уяна.Тамчы тама, ә мин шуңа үземСабый бала сыман куанам.

Карап тордым бүген табигатькә,
Йокысыннан ничек уяна.
Тамчы тама, ә мин шуңа үзем
Сабый бала сыман куанам.
Кичә генә өелеп яткан карлар
Сулар булып акты иртәнгә.
Ак карларны тизрәк эретер өчен
Язгы яңгыр чыкты ярдәмгә.
Март аеның холкын аңламассың,
Берчә яңгыр ява, берчә кар.
Ә шулай да рәхәт, чөнки язда,
Күңел күтәрерлек мәлләр бар.
Өр-яңадан язлар килде безгә,
Шуңа да бит күңел сөенә.
Хисләремнең әле шундый чагы,
Күңел җырлый язның көенә.
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Раевка авылы.
Фото: hlobus.ru
Читайте нас: