Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МАРТ (Венер ГАЛИМОВ. Раевка авылы.)

Март ае әллә быелЯз икәнен онытты.Төнлә карлар яудырды,Көндез буран котыртты.

Март ае әллә быел
Яз икәнен онытты.
Төнлә карлар яудырды,
Көндез буран котыртты.
Дуслашып җилләр белән
Себертте ул карларны
Биек, биек көртләр белән
Каплады ул кырларны.
Онытмады юлларны да
Катлап, каплап тутырды,
Кыш айлары йомшак диеп,
Юләр кебек котырды.
Февральне искә алды:
“Елак” - диеп мыжыды.
Ачу белән һәр почмакка
Һаман карлар ташыды.
“Өйрәндегез карсыз кышка,
Тотмыйсыз хәзер көрәк.
Кар көрәми, нинди кыш ул?
Истә тотарга кирәк!”
Әй, котырды март ае,
Булмый артыннан куып.
Һәр көн, һәр төн кышларның
Тора михнәте туып.
Ул үзе дә сизә хәзер,
Калган санаулы көннәр.
Көндез кояш җылытса,
Салкын шул әле төннәр.
Я, булгандыр, март ае,
Җитте, тынычлан инде.
Тугры калып вазыйфаңа
Язны ычкындыр инде.
Венер ГАЛИМОВ.
Раевка авылы.
Фото: poembook.ru
Читайте нас: