Өйнең асты өскә килә,
Шау-шу,кычкырыш тагын.
Беркем-беркемне тыңламый.
Һәркем каплый колагын.
Савыт - саба җимерелә,
Актарыла урын җир.
Ниләр булган,нигә шулай,
Әллә чыкканмы соң җил?
Юк ла инде,җил дә юк ла,
Бар нәрсә дә тип тигез.
Нәни генә кызым кайтты.
Аңа шул яшьтә сигез,
Уенчыклары да бик күп,
Тәтәйләре бар дөнья.
Матур күлмәкләрен үзе
Көндә яңаны кия.
Уенчыклар кызык түгел,
Күлмәге дә кирәкми.
Кирәк аңа шкафтагы
Ярамаган сандали.
Кирәк савыт - сабалар да,
Кирәк ябык тартмалар,
Әллә инде тартмаларга.
Зур алтыннар салганнар?!
Нәнәй камырны басканда,
Айдинә дә басыша,
Куллардагы камыр потом
Стеналарга ябыша.
Зур кыз булып үскән инде,
Тик көндез йоклаталар.
Әллә инде әни белми,
Зурлар бит соң торалар.
Әнигә эш калмасын ,дип
Юа үзе идәнне,
Таеп егылмаган булса,
Эшләр бетә бит әле.
Тәмле токмачлы шулпаны
Ул тотып өлгермәде,
Үзе ашаган кызымны
Кемнәр генә күрмәде.
Ә соңыннан бәйрәм купты,
Яңгырады җырлары.
Зыр түгәрәк ясап бии
Кызымның зур кызлары.
Кайчан кич җитә соң ,диеп
Бар да сәгатькә карый.
Бар халыкны артып екты,
Ә үзе һаман ятмый.
Кунак бетте,кызым китә
Стәрлесенә кайтып.
Ура ,кычкырам инде дә,
Сагындыра һәрвакыт,
Үссен инде,тик тормасын.
Шук булсын,тере булсын.
Бәхетле таза кыз булып,
Әти - әниле булсып үссен.
Әнием ризыклары.
Әниемнең тары беленнәрен,
Мичтән чыккан олы икмәген,
Тәмләр идем эссе коймакларын,
Үзе генә белгән серләрен.
Беленнәрен олы куашнага
Изеп куя иде ул кичтән.
Шушы белен ,мичкә керү белән,
Һәркем белә-белен килешкән!
Шушы тары беленнәрен әни
Майлап бирә иде һәркемгә.
Өтелә -өтелә төреп ашый идек,
Бергәләшеп,чәйләп,һәр көндә.
Шартлап кызган мичкә әни тагын
Селкетмичә куя икмәкләр.
Ап-ак булып кабаралар алар,
Ә өсләре кызыл,чибәрләр.
Шушы тәмле исләр бертуктаусыз,
Йөгерәләр иде урамга.
Тирә-якка хуш исләрен бөркеп,
Икмәк пеште безнең өйләрдә.
Икмәкләрне алгач мичтән җайлап,
Тезә иде агач тактага.
Ә соңыннан бик кадерләп,майлап,
Төреп куя саклап,ашарга.
Ләвешләрне әни сала иде
Ни гаҗәптер,авыл оныннан.
Высший сорт ,дип,хәле бетми иде,
Уңулары булган кулыннан.
Шомырт онлы,тәмле ләвешләрнең,
Тәме әле телем очында.
Мичтән чыккан ләвешләрнең төсе
Күңелемнең моңсу түрендә.
Гомер үтә,әни дә юк хәзер,
Мичләр дә юк инде авылда.
Тәмле тары беленнәре белән
Онытканда ипи салына.
Онытканда чүпрә кайнатам мин,
Колмакка да күптән барган юк.
Һәрбер өйдә зәңгәр утлар яна,
Беркем мичтә салмый- газлы йорт.
Бар нәрсәбез җитеш- шулай булсын,
Имен булсын якты өебез.
Янып торсын өйдә җылы газлар,
Җиңел үтсен һәрчак көнебез.
Тик кайчакта сагындыра шулай,
Әни салган тәмле ризыклар.
Эх...әни дә исән булып бүген
Мичтән алсак иде ипиләр.