Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белгеч аңлата
19 декабрь 2017, 02:00

Шигърият акциясе

Башкортстанда беренче тапкыр «Минем телем — дуслык теле» республика акциясе башланды.

Башкортстанда беренче тапкыр «Минем телем — дуслык теле» республика акциясе башланды.
Һәр халыкның үзенә генә хас мәдәнияте, кабатланмас тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һәм үз теле бар. Аны саклау – һәр милләтнең мөһим бурычы. Нәкъ шушы максат – халыкның мәдәни һәм рухи байлыгын, туган телләрнең күп төрлелеген күрсәтү максатында Русия Федерациясе Конституциясе көнендә бу акция игълан ителде.
Акциягә 12 декабрьдә көндезге 12 сәгатьтә старт бирелә. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә бер үк вакытта уздырылып, 12 сәгатьтә барлык шәһәр һәм районнар сәхнәләре шигърият дөньясына чумды. Бу акцияне безнең районда да хуплап каршы алдылар. Гомум хәрәкәткә кушылып, район мәдәният сарае сәхнәсендә Әлшәйнең танылган каләм осталары Илфак Фаризов, Клара Тукаева, Рената Байгуҗина һәм Салават Көсәпколов туган телләрендә үз шигырьләрен укып ишеттерде.
«Минем телем — дуслык теле» республика акциясе башкорт, рус һәм республикада яшәгән башка халыклар телләрендә Туган ил, туган тел турында шигырьләр сөйләүне максат итеп куя. Милли уен коралында уйнау, милли киемдә чыгыш ясау мотлак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен #минемдуслыктелем#Bashkortostanmkrb #тугантел дигән рәсми билгеләр белән чыгышның видеоязмасын «Бәйләнештә» социаль челтәрендәге төркемгә (https://vk.com/club157675582) салырга кирәк. Аны бердәм стандарт - гариза буенча тутыру мөһим.
Шигърият марафоны ел буена барачак. Һәр айның 30-31нче числосында иң күп «лайк» җыйган катнашучы билгеләнәчәк, аның видеоязмасы «Башкортстанның мәдәни дөньясы» республика интернет-порталында бастырылачак.
Читайте нас: