Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Белгеч аңлата
2 апрель 2018, 02:00

Вак-төяк дип кенә карамагыз

Кемдербу язмама, бәлки, көлеп кенә карар. Тыныч кына яши белми инде ул, һаман тормышныүзгәртәсе килә, вак-төяккә бәйләнә, дияр.

Кемдер бу язмама, бәлки, көлеп кенә карар. Тыныч кына яши белми инде ул, һаман тормышны үзгәртәсе килә, вак-төяккә бәйләнә, дияр. Әмма бүген мин бүлмәмдә документлар тутырып, аларны степлер белән беркеткәндә уйга калдым: бер эш көнендә генә күпме беркеткеч-скоба сарыф итәбез! Ә атна, ай яки елны да санасаң?...
Без аны кирәксә-кирәкмәсә дә һәрвакыт кулланабыз, ә нәтиҗәсен уйламыйбыз.Әгәр шәһәр, төбәк яки ил күләмен алсак, мондый тизлек белән ун, йөз елдан соң бит тимер чүбе белән бөтен җирне тутырачакбыз. Ә бу үзе экологик һәлаәткә тиң! Аңа кадәр йөзләрчә ел үтә бит, ул вакытта без инде булмыйбыз, диярсез. Ә сез балаларыгызны, оныкларыгызны, туруннарыгызны яратасызмы, аларның сәламәт яшәвен, файдалы ризык белән туклануын телисезме, дип сорыйсым килә. Сез бит бертавыштан, әлбәттә, дип җавап бирәчәксез. Шулай булгач, уйлап карагыз, бер көн килеп сезнең оныгыгыз яки туруныгыз дә үзләренең балалары чиста экологик мохиттә яшәвен теләячәк бит.
Шушы проблема турында җитди уйлансагыз иде. Файдаланылган беркеткечләрне аерым савытка җыеп, тимер кабул итү пунктына тапшырсак, яхшырак булмас идеме икән?
Татьяна ГРИДИНА,
“Урындагылар” җәмәгать хәрәкәте активисты.
«Триумф» кафесы янында файдаланылган энергия саклаучы лампочкалар, батарейкалар һәм градусниклар җыю өчен контейнер куелуы турында берничә тапкыр хәбәр иткән идек инде. Ул малтабар Татьяна Гридина бүлгән акчасына булдырылды. Менә бүген дә ул район басмасында үзенең яңа идеяләре белән уртаклаша.
Читайте нас: