Бүген иң төп мәсьәләләрнең берсе булып пестицидлар һәм химик ашламалар кулланудан туфракның зарарлануы тора. Күп еллар химик ашламалар куллану черемә барлыкка килүне тоткарлый, ә бу, үз чиратында, даими рәвештә уңышның түбәнәюенә китерә. Экологик яктан хәвефсез биоашламаларның барлыкка килүен бу мәсьәләне хәл итү чарасы дип санарга мөмкин.
Биоашламалар – туфракны баетучы, үсемлекләрне тукландыручы организмнар (бактерияләр), алар төрле авыруларга бирешмәүне тәэмин итә, нитратларны тарката һәм продуктларда аларның күләмен азайта.
Безнең шартларга Башкортстанда җитештерелгән биологик ашламалар яхшы тәэсир итә. Мәсәлән, “АЗОЛЕН” туфракны азот белән баета һәм эреми торган химик ашламаларны тарката; “ЕЛЕНА” – үсемлекләрне фитофтороз, ризоктониоз, төрле гөмбәчек авырулары кебек фитопатогеннардан саклый; МБФУ (фосфорлы микробиологик ашлама) туфракны фосфор, калий белән баета.
Хәйбулла, Яңавыл, Авыргазы һәм башка районнарның кайбер хуҗалыкларында сыналып бөртекле һәм уҗым культураларына кулланылган биоашламалар яхшы нәтиҗә күрсәтте. Чәчү алдыннан орлакларны эшкәртү һәм бер тапкыр шытымнарны сиптерү уңышны гектарыннан - 4-5 центнерга, яшел массаны арттырырга һәм минерал ашламалар куллануны 30 процентка киметергә мөмкинлек бирде.
Биопрепаратларны чәчкә, файдалы сыйфатларны һәм югары уңышлылыкны (“АЗОТИК” һәм “СТИРОРА” биологик ашламаларны бакчада кулланырга мөмкин) саклап, түтәлләрдә нитратсыз яшелчә-җимеш үстергәндә; компост барлыкка китерү һәм чүп чокырларын чистартуда; уңышны саклау һәм кар базларын тазартуда; сутлы азыкларны силослаганда һәм сенаж салганда кулланырга мөмкин.
“Россельхозцентр” филиалының район бүлеге җитәкчесе.