Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Белгеч аңлата
4 декабрь 2018, 02:00

Социаль түләү артачак

2019 ел өчен пенсияга социаль түләү билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы күләме 8645 сум (элек 8320 сум иде) тәшкил итәчәк.

2019 ел өчен пенсияга социаль түләү билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы күләме 8645 сум (элек 8320 сум иде) тәшкил итәчәк.
Өстәмә түләүнең бу төре эшләмәгән пенсионерларга 2010 елдан билгеләнде. Аның күләме пенсия алучы һәр кеше өчен аерым һәм ул аның матди тәэмин ителеше гомум суммасының (пенсияләрне, бер тапкыр бирелүче түләүләрне, төбәк түләүләрен дә кертеп) пенсионерның яшәү минимумы күләменнән күпмегә түбән булуына бәйле.
Яңа елдан пенсиягә социаль өстәмә түләү билгеләүгә гаризаны мондый түләүне тәү тапкыр алыучылар гына бирә. Өстәмә түләүне 1 гыйнвардан алу өчен гариза белән пенсия алу урыны буенча Пенсия фонды идарәлегенә декабрьдә үк мөрәҗәгать итәргә кирәк.18 яше тулмаган пенсия алучыларга социаль өстәмә түләү алу өчен гариза язмасаң да була.
М. ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,
Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлеге җитәкчесе.
Читайте нас: