Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белгеч аңлата
27 декабрь 2019, 15:00

Халык исәбен алганда нинди сораулар булачак?

Русиядә яшәүчеләргә – 30, чит ил кешеләренә 7 сорау биреләчәк

Русиядә яшәүчеләргә – 30, чит ил кешеләренә 7 сорау биреләчәк
2020 елның 1 октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу узачак, ул ун елга бер тапкыр үткәрелә. Һәркем илебездә, республикада һәм авылыбызда ничә кеше яшәвен белә алачак. Ә статистика белгечләрен нинди сораулар кызыксындыруын һәм бу вакыйгадан ниләр көтү кирәклеге турында Әлшәй районында халык исәбен алуны үткәрү мәсьәләләре буенча уполномоченный Ф. С. Шәнгәрәева сөйли.
-Фәһимә Салават кызы, авыл кешеләренең күбесе халык исәбен алучыларның үз йортларына килүенә сагаеп карый, бу нигә кирәк инде, гаилә тормышына ниндидер йогынты ясамас микән, дигән сораулар туа.
-Барыннан элек, җыелган мәгълүмат алдагы унъеллыкка мәдәни, социаль һәм икътисад программаларын планлаштыруга нигез булып торачак. Халык исәбен алу 31 көн дәвам итә. Исәп алучылар 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр йортларны йөреп чыга. Сораулар башлыча ул – кешенең яше, никахта булу-булмавы, белем, балалар саны, нинди милләткә каравы, нинди телдә сөйләшүе, торак шартлары, биналарның төзеклеге, мәшгульлек, миграциягә кагыла. Бер сүз белән әйткәндә, илдә даими яшәгәннәргә - Русия хөкүмәте раслаган 30 сорауга һәм безгә вакытлыча килгән чит ил кешеләренә 7 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.
Моңа кадәр дә “Рус теле беләсезме?” яки “Нинди телләр беләсез?” дигән сораулар бирелә иде, бу юлы “Көнкүрештә сез бу телләрне ничек кулланасыз?” дигән өстәмә сорау да булачак. Бу нинди телләрне сакларга кирәклеген, нинди белем бирү программаларын рус телендә генә түгел, республика халыкларының туган телләрендә дә кертергә кирәклеген аңлау өчен мөһим.
Яшәү чыганаклары исемлегендә иң күп таралган сораулар – хезмәт хакы, малтабарлык кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособиеләр турында. Халык исәбен алганда керем күләме турында сораулар беркайчан да булмады һәм булмаячак. Эш бирүчене дә әйтергә кирәкми.
Белем турында сораулар бүлегендә “мәктәпкәчә белем бирү” графасы барлыкка килде, ә “урта һөнәри белем” графасы “квалификацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта звено белгече”нә бүленде.
Законга ярашлы, югары белем “бакалавриат”, “специалитет”, “магистратура” графаларына бүленде. Югары уку йортыннан соң алынган белем “фән кандидаты” һәм “фән докторы” пунктлары белән аныкланачак.
Исәп алу кәгазьләре 2010 елгы бланклардан бераз аерыла. Нәрсә үзгәрде соң? Хәбәр итүебезчә, халык исәбен алу беренче тапкыр электрон рәвештә үтә. Халыкка - дәүләт хезмәтләре сайтында, ә исәп алучыларга планшетларда тутырырга уңайлы булсын өчен битләр кулайлаштырылды.
-Исәп алучының барлык сорауларына да мотлак җавап бирергәме?
-Әлбәттә, нигә сорауга җавап бирергә теләмәвегезне аңлатырга кирәкми, әмма сорау алу йомгаклары буенча гына җәмгыятебез турында тулы картина барлыкка килүе турында аңларга тиешсез. Арытабан алынган мәгълүмат төрле милли проектлар һәм социаль программалар, шул исәптән илнең демографик үсешен күзаллау өчен нигез булаачак. Гомумән, бу халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәк.
- Фәһимә Салават кызы, өйгә чынлап та исәп алучы килгәнен ничек белергә?
-Исәп алучы башына бейсболка кигән, Росстат логотибы белән шарфы, капюшонлы һәм яктылык кайтаргыч тасмалары булган жилеткасы, Росстат логотибы сугылган портфеле булачак. Шулай ук сезнең таләп буенча исәп алучы паспорты белән гамәлдәге таныклык күрсәтергә бурычлы. Өстәвенә сезгә исәп алучыны көтеп утырырга һәм шәхсән аның белән аралашырга да кирәкми. Сорау алу кәгазьләрен интернет аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм дәүләт порталында тутырырга мөмкин. Гражданин исәпкә алуны үтүне раслау өчен цифрлы код алачак. Исәп алучы килгәч планшет, смартфон экраныннан штрих-кодны яки басма рәвештә алынган кәгазь битен күрсәтү дә җитә. Шулай ук стационар участоклар эшләячәк, анда да исәпкә алуны үтәргә мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2002 елда Бөтенрусия халык исәбен алу - “Үзеңне Русия тарихына яз!”, 2010 елда – “Русиягә һәркем мөһим!” девизы астында узса, 2020 елда бу мөһим проект “Киләчәкне төзибез!” чакыруы белән үтәчәк. Шулай булгач, хөрмәтле әлшәйлеләр, әйдәгез, киләчәгебезне бергәләп төзик.
Шарф һәм портфельдән тыш исәп алучының бейсболкасы һәм капюшонлы жилеткасы булачак.
Читайте нас: