Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
11 гыйнвар 2019, 02:00

Ир-егетләр кичмәс елга юк

Башкортстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкиленең Әлшәй районы буенча җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар советы рәисе урынбасары Салават Галимҗан улы Фәйзуллин белән без аның 70 яшьлек олы юбилее алдыннан очраштык.

Башкортстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкиленең Әлшәй районы буенча җәмәгать ярдәмчесе, ветераннар советы рәисе урынбасары Салават Галимҗан улы Фәйзуллин белән без аның 70 яшьлек олы юбилее алдыннан очраштык. Төрле вакыйгаларга бай тормыш юлы үткән ветеранның хезмәт эшчәнлеге туган районы белән тыгыз бәйле. Күп еллар җитәкче вазифаларда эшли ул.
Салават Галимҗан улы Акбирде авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Әтисе, Бөек ватан сугышы ветераны Галимҗан Нигъмәтҗан улы иртә таңнан кара төнгә кадәр басуда хезмәт салган данлыклы комбайнчы була. Еш кына улын да үзе белән эшкә алып бара, төрле техникага идарә итәргә өйрәтә. Нәкъ әтисе аңа игенче һөнәре нечкәлекләрен төшендергән, туган җиргә сөю тәрбияләгән. Үсеп буй җиткәч Салават инженер-механик булырга карар итә һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру факультетына укырга керә.
Каникуллар вакытында практика үткән. Хәйбулла районы басуларында эшләгәндә, яшь комбайнчылар арасындагы ярышта җиңүче була. Рекордлы күләмдә ашлык суктырган егет турында район гәзитендә һәм республика басмаларында мәкаләләр дөнья күрә.
Диплом алгач, туган районына, Салават Юлаев исемендәге колхозга баш инженер булып эшкә кайта. Аннары аны Архангель районына, “Сельхозтехника” берләшмәсенә җибәрәләр. Берничә елдан соң булдыклы яшь белгечне “Бакалды” совхозы директоры итеп тәгаенлиләр. Бу җаваплы урында ул алты ел хезмәт сала. Ул чорда хуҗалыкта бик күп эшләр эшләнә, авыл хуҗалыгы производствосында уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Язмыш җилләре кайда гына ташламасын, Салават Галимҗан улы һәрвакыт туган ягына тартылып яши. Үз районына кайткач, Раевка сөт заводы директоры булып эшли башлый. Өч елдан соң инде аны Әлшәй юл ремонтлау- төзү идарәлеге җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Ул монда коллектив тупларга, юл предприятиесе эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыруга ирешә. Ул елларда матди-техник базаны ныгыту буенча зур эшләр башкарыла. Капиталь гаражлар, остаханәләр төзелә, җиһазлар сатып алына, автомобиль паркы яңа техника белән тулылана, хезмәткәрләр өчен торак төзелә. Мөһим эшләр исәбенә шулай ук Дим елгасы үзәнен үзгәртеп, яңа күпер төзүне дә кертергә мөмкин. Ул елларда район үзәге су басу зонасында кала иде. Юлларны капиталь ремонтлау буенча киңкүләмле эшләр җәелдерелә. Башкарылган эшләр күләме буенча юл ремонтлау-төзү идарәлеге республикада тәүге биш район исәбенә керә. Шуңа да 1998 елгы эш йомгаклары буенча Салават Галимҗан улына “Башкортстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелә. Эшлекле сыйфатлары һәм куелган максатка ирешү осталыгы, намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр югары дәүләт һәм ведомство наградалары белән бүләкләнә.
1999 елда С. Фәйзуллинны Әлшәй ремонт-техник предприятиесе директоры итеп тәгаенлиләр. Берничә елдан соң район авыл хуҗалыгы идарәлегенә хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге буенча баш белгеч булып килә.
Шәхси тормышыннан да уңа Салават Галимҗан улы. Хатыны Зөһрә Мулланур кызы белән (ул озак еллар район ветеринария лабораториясе директоры булып эшли) өч бала тәрбияләп үстерәләр, биш оныклары бар. Уллары Ринат һәм Марат әтиләре юлын сайлап, инженер булып эшли, кызлары Рима Раевка үзәк район дәваханәсендә табиб-терапевт булып хезмәт сала.
Югары вазифалар биләвенә карамастан, Салават Галимҗан улы Фәйзуллин һәрвакыт ачык йөзле һәм аралашучан кеше булып кала. Табигать аннан талантны да җәлләмәгән. Кулына баян алса, махсус музыкаль белеме булмаса да, теләсә нинди көйне тиз өйрәнеп, күңелләрне җилкендереп уйнап та җибәрә. Сәнгатьне ярата, шунлыктан Башкорт дәүләт академия драма театрындагы премьераларны калдырмаска тырыша. Шахмат белән мавыга. Бүген аны хәтта ярышларга судья буларак чакыралар. Салават Галимҗан улы һәрвакыт районның җәмәгать тормышы уртасында кайнады. Утыз елдан артык район Советы депутаты итеп сайланган. Хаклы ялга чыгуына карамастан, әле дә халык мәнфәгатендә эшен дәвам итә. Башкортстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкиленең Әлшәй районы буенча җәмәгать ярдәмчесе буларак ул һәрвакыт кешеләрнең проблемаларын хәл итәргә, ярдәм кулы сузырга тырыша.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
С. Г. Фәйзуллин.
Читайте нас: