Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
14 гыйнвар 2019, 02:00

Гомер аргамакларында җилдереп

Чурайда берьюлы өч гаилә алтын туйларын билгеләде

Чурайда берьюлы өч гаилә алтын туйларын билгеләде


Ап-ак карлы урамнар буйлап “Агинәй” мәчетенә таба туй кортежы җилдерә. Кәләшләр зәвыклы ап-ак күлмәкләр һәм фата урынына мөселман киемнәре кигән, ә Мендельсон маршы урынына азан тавышлары яңгырый. Чәчәк гөлләмәләре, дулкынланулар һәм изге теләкләр, бүләкләр һәм бәйрәм табыны – боларның барысы да гаилә парлары тормышындагы мөһим вакыйга - алтын туйның онытылмас мизгелләре булып хәтердә калыр.

Дим елгасы буенда урнашкан бу башкорт авылы үзенә генә хас аерым кануннар буенча яши. Чурай бәләкәй авыл булса да, анда проблемалар юк, дип әйтеп булмый, әмма авыл халкы зарланып утырмый, ә аларны бергәләп, киңәшләшеп хәл итү чарасын күрергә тырыша.

Күрше авыллардагы аз комплектлы мәгариф учреждениеләре бер-бер артлы ябыла башлагач, урындагы укытучылар, кулларыннан килгәннең барысын да эшләп, авылда мәктәпне саклап кала. Күптән түгел урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып, зиратларны киртәләп алганнар. Бүген инде яңа проект әзерләү өстендә эшлиләр. Ә якташлары ярдәме белән төзелгән мәчет чын мәгънәсендә авылның йөзек кашына әйләнде. Чурайлылыр төрле тантаналарга шунда җыела. Ул гына да түгел, Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл ачып, мәчет тирәсен ихаталап алганнан соң бу урын Кызыл мәйданга ошап калган. Мәчеттән һәр көнне яңгыраган азан тавышлары кешеләр күңеленә имин нуры өсти.

Өч гаилә парының алтын туйын да чурайлылар “Агинәй” мәчетендә үткәрде. Юбилярлар – Газизә Гата кызы һәм Марат Тимерхан улы Мөхәмәтшиннар, Гөлчәчәк Сәетгәрәй кызы һәм Урал Гайнулла улы Вәлиуллиннар, Рәшидә Хайтур кызы һәм Уралбай Алсынбай улы Хәсәновларны матур гомер бәйрәмнәре белән котларга балалары, оныклары, туганнары һәм күршеләре килде. Ә бу тантананы авыл Советы депутаты, авыл старостасы агинәй Зөбәрҗәт апа Габделманова оештырды.

-Ярты гасыр элек язмыш сезне кавыштырды. Бүген сез галәгез елъязмасының алтын битен ачасыз. Бер-берегезгә сөю хисләрен саклап, мәхәббәтегезгә тугры калып, шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып, авырлыкларга бирешми, озын тормыш юлы үттегез. Сез – чын мәгънәсендә бәхетле кешеләр. Күңелегезгә ошаган һөнәр сайлап, туган җирегездә ал-ял белми эшләдегез, лаеклы балалар үстердегез, хәзер инде оныкларыгыз һәм туруннарыгыз сезне уңышлары белән куандыра. Сезнең тормыш юлыгыз – яшь буын өчен матур үрнәк, - дип билгеләде Зөбәрҗәт Садыйк кызы.

Кармыш авыл Советы башлыгы Дауыт Шәкүров алтын юбилярларга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Гаилә парларын тәбрикләргә Зәкия Солтангәрәева җитәкчелегендә мәктәп укытучылары да килгән иде. Озак еллар урындагы хуҗалык рәисе булып эшләгән ветеран-аграрчы Хәмит Ризванов та юбилярларга изге теләкләрен әйтте.

Имам-хатиб Жәвит хәзрәт фатыйхасыннан соң, йола буенча кияүләр кәләшләренә бүләкләр бирде. Кул эшләренә маһир кәләшләр дә җавапсыз калмады, тормыш иптәшләренә генә түгел, тантанага килүчеләргә дә бүләкләр таратты. Алтын гаилә парлары бер-берсенә туй балдаклары да кидерде.

Ә инде бәхетле гаилә сере белән уртаклашуны сорагач, алар елмаеп: “Илле ел күп сыман тоелса да, гомер бер мизгелдәй үтте лә китте. Язмыш сынауларына карамый, бәхетле һәм шатлыклы мәлләр генә хәтердә калды... Сабыр булу, бер-береңне сөю, ихтирам итү һәм хәстәрлек күрү – гаилә бәхетебезнең сере менә шунда инде”, - дип җавап бирде.

Югарыда әйтелгәннәргә өстәп, бәхетле парлар һәр авылны бизәп яшәсен, ә чурайлылар мондый тантаналарны ешрак үткәрсен, дип әйтәсе генә кала.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Илле ел кулга-кул тотынышып.
Читайте нас: