Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
7 март 2019, 02:00

Авыл фельдшерының гадәти эш көннәре

Ак халатлы бу һөнәр ияләренә зур җаваплылык йөкләтелгән, алар авылларда яшәүче халыкның сәламәтлеге сагында тора.

Ак халатлы бу һөнәр ияләренә зур җаваплылык йөкләтелгән, алар авылларда яшәүче халыкның сәламәтлеге сагында тора.
Районыбыз территориясендә 39 фельдшер-акушерлык пункты һәм 6 врачлык амбулаториясе эшли. Сер түгел, шәһәр белән чагыштырганда авыл җирендә фельдшер булып эшләү шактый катлаулы. Чөнки авыл табибы, кагыйдә буларак, берүзе берничә авылны хезмәтләндерә. Ул тәүлек әйләнәсенә һава торышының нинди булуына карамастан, эш һәм бәйрәм көннәрендә авырулар янына ашыга. Өстәвенә, төрле белгечлекләрен берләштереп, аларга салкын тиюне, кан басымы күтәрелүе яки төшүен дә дәваларга, җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә дә туры килә. Ә ешрак авыруларны дарулар һәм уколлар белән генә түгел, җылы сүзе, игътибарлы мөнәсәбәте белән дә дәвалый ул.
Ибрай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Эльвера Минеярова менә егерме биш елдан артык шушы җиңел булмаган һәм тынгысыз һөнәрдә хезмәт сала. Бәләбәй медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Идрис сылуы туган районына – Раевка үзәк район дәваханәсенә эшкә кайта. Тиздән Яңа Сәпәш авылы егетенә кияүгә чыга һәм иренең туган ягында төпләнәләр. Шулай итеп, Ибрай һәм Яңа Сәпәш авыллары халкы киленле дә, фельдшерлы да була.
Чынлап та, Эльвера Хәмит кызы тиз арада авылда үз кешегә әйләнә. Эшенең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән яшь фельдшер шушы һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенми. Бүген ул Ибрай һәм Яңа Сәпәш авыллары халкын - 450дән артык кешене хезмәтләндерә. Авыруларны кабул итү, чакыру буенча йортларга бару, профилактик тикшерүләр үткәрү, патронажлык хезмәте күрсәтү, төрле процедуралар - авыл фельдшерының гадәти эш көннәре менә шундый бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән тора. Хезмәте игътибарлылык, җаваплылык, сизгерлек һәм, әлбәттә, төпле белем һәм тәҗрибә таләп итә.
Эльвера Хәмит кызы эшләгән медпунктында һәрвакыт чиста, һәр җирдә тәртип. Ә ремонт үткәргәннән соң монда тагын да күркәмрәк булып киткән, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр алмаштырылган, канализация үткәрелгән.
- Иң мөһиме, медпунктка килгән һәр кеше, алар арасында өлкән яшьтәгеләр, йөкле хатыннар, сабыйлары белән әниләр бар, бездәге уңайлы шартларны күреп, күңеле күтәрелсен. Ә бу инде савыгуга үзе бер адым, - ди югары категорияле фельдшер, үз эшенең остасы Эльвера Минеярова.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Эльвера Минеярова.
Районның медицина хезмәтендә 669 кеше эшли, аларның - 85е табиб, 337се – урта медицина хезмәткәре. Медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар.
Читайте нас: