Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
13 март 2019, 02:00

Бәйрәмгә – соклангыч бүләк

“Торатау” конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы очрашу узды.

“Торатау” конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы очрашу узды.
Анда атказанган табиблар, укытучылар, галимәләр, мәдәният һәм спорт эшчәннәре, малтабарлар, әйдәүче предприятиелар, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм ирекмәннәр катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында Шафран мәктәбенең сәләтле укучысы Илья Мәсәлимовның әнисе Лида Мәрвәр кызы да бар иде.
-Тантаналы кабул итүгә бөтен Башкортстаннан 200дән артык хатын-кыз чакырылган иде. Мондый очрашу беренче тапкыр оештырылган һәм республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров билгеләвенчә, бу чара 8 Март алдыннан ел саен үткәреләчәк, - ди Лида Мәсәлимова.
“Бүген залда иң лаеклы гүзәл зат вәкилләре җыелган. Сез төбәгебез чәчкә атсын, яшәешебез тагын да күркәмрәк булсын өчен төрле өлкәдә тырышып хезмәт саласыз. Һәммәгезне дә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас тәбриклим. Хатын-кыз ул - юл күрсәтүче йолдыз, мин моны җитәкче буларак түгел, ә ир-егет буларак әйтәм”, - диде Радий Фәрит улы.
Аның бу җылы сүзләре, республика Хөкүмәте әгъзалары җиткергән изге теләкләр, әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә соклангыч бүләк булды. Тантана эстрада йолдызлары чыгышы белән үрелеп барды, безнең өчен мул табын әзерләнгән иде, матур бүләкләр дә тапшырдылар, - ди Лида Мәрвәр кызы.
Хәтерегезгә төшерәбез, Илья Мәсәлимов – укучыларның информатика буенча Бөтенрусия олимпиадасының республика этабы җиңүчесе, ул үзенең укытучысы Александр Кутьенков белән Радий Хәбиров кулыннан республика Башлыгы премиясе алды (бу хакта гәзитебездә хәбәр иткән идек инде). Һичшиксез, Ильяның уңышында әнисенең дә өлеше зур. Лида Мәрвәр кызы сәләтле бала тәрбияләү серләре белән уртаклашты:
- Илья – кызыксынучан егет, информатика белән ул кече яшьтән мавыга. Без укытучыбыз Александр Евгеньевичтан да бик уңдык, ул улымның шушы фән белән кызыксынуын, сәләтен ачыклый алган. Илья белән алар кече сыйныфлардан алып өстәмә шөгыльләнде, тиздән олимпиадаларда да катнаша башладылар. Мин дә улыма һәрьяклап ярдәм итәм, аны дәртләндереп торам, олимпиадаларга да бергә йөрибез. Ә республика Башлыгы грантына “Макбук” сатып алдык, - ди, елмаеп, Лида Мәрвәр кызы.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Лида Мәрвәр кызы улы Илья белән.
Читайте нас: