Аларның йортында үзенә генә хас, искиткеч җылы һәм ихлас мөнәсәбәт тоясың. Бу чәчкәләргә күмелеп утырган ихатага килеп керү белән сизелә башлый. Шундый матур, нурлы һәм котлы дөньяны күптән түгел алтын туйларын билгеләгән Моратхуҗиннар гаиләсе булдырган.
Хуҗалар белән аралашканда бер генә кеше белән сөйләшәсең кебек – илле ел бергә яшәү дәверендә алар инде бер бөтенгә әверелгән, уйлары да, теләк-хыяллары да уртак.
-Илле ел сизелми дә үтеп киткән, - ди Роза Сәет кызы. Аның кояштай балкып торган йөзе һәм нур бөркелгән күзләре шунда ук соклану хисе уята. Тормыш юлдашына ягымлы карашын төбәгән Рәиф Харрас улы да аның белән ризалашуын белдерде.
Моратхуҗиннарның гаилә тарихы Раевкада башлана. Медицина институтын тәмамлаган яшь табиб юллама буенча Әлшәй районы үзәгенә эшкә килә. Ә бер елдан соң Роза Сәет кызы район санэпидемиологлары сафын тулыландыра. Яшь, инициативалы активистка тиздән комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Ул җыелышлар үткәрә, аларда, әлбәттә, комсомолец Моратхуҗин да актив катнаша. Менә шул чорда чибәр кыз үзенең коллегасының йөрәген яулагандыр, күрәсең. Ул үзе дә әдәплелеге, игелекле һәм акыллы булыуы белән үзенә җәлеп иткән зәңгәр күзле егеткә гашыйк булганын сизми дә кала.
-Бик тә сөйкемле иде ул, - ди яшьлек елларын искә алып Роза Сәет кызы. – Танышканнан соң өч ел үткәч кенә өйләнештек. Балалар үстердек, намус белән эшләдек, җәмәгать тормышында да катнаштык.
Озакламый дәваханә яшь гаиләгә фатир бүлә. Әйткәндәй ул эшкә килгән яшь табиблар һәм шәфкать туташлары өчен вакытлыча яшәү йортына да әверелә. Моратхуҗиннар яңа эш башлаучы коллегаларына бер бүлмәләрен бирә. Тиздән яшь гаиләдә уллары, аннан соң кызлары дөньяга килә, тормыш акрынлап шулай дәвам итә. Бүген уллары Марат гаиләсе белән Раевкада яши, район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча баш белгеч булып хезмәт сала. Айгөл исә әти-әнисе юлын сайлап, Уфа дәваханәләренең берсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Роза Сәет кызы һәм Рәиф Харрас улы дүрт оныкка хәстәрлекле картәни һәм картёти дә. Иң өлкәне Илдар әнисе кебек полицейский, Эльвира дизайнер-архитектор һөнәрен сайлаган. Башкорт лицеен тәмамлаган Руслан – спортчы, авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, ул язмышын профессиональ спорт белән бәйләргә тели. Ә иң кечесе Максим робот техникасы белән мавыга. Шушындый оныкларың булганда аларның уңышларына ничек шатланмыйсың инде.
Юбилярлар үз гомерен яраткан һөнәрләренә багышлаган. Икесе дә сәламәтлек саклау системасында дистәләрчә ел намуслы хезмәт салып, бик күп наградаларга һәм мактаулы исемнәргә лаек булган. Роза Сәет кызы – республиканың атказанган медицина хезмәткәре, район санэпидемстанциясендә утыз алты ел эшли, ун ел поселок Советы депутаты итеп сайлана. Рәиф Харрас улы исә 74 (!) яшькә кадәр табиб-рентгенолог була, СССРның сәламәтлек саклау алдынгысы, 49 (!) ел хезмәт стажына ия.
-Рәиф Харрас улын республикабыз башкаласына да эшкә чакырдылар, - ди Роза Сәет кызы. – Ләкин без әти-әниләребезгә ярдәм итеп яшәргә карар иттек. Өйләнешкәч тә Ырынбур өлкәсеннән каенанамны, соңыннан Дәүләкән районыннан әниемне дә үзебезгә алып килдек. Шәһәр шартларында олы яшьтәгеләрне карау җиңел булмас дип Раевкада калырга булдык.
Моратхуҗиннарның икесе дә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә. Рәиф Харрас улының өч апасы була. Роза Сәет кызының гаиләсендә алты кыз үсә. Аның әти-әнисе сугышка кадәр Дәүләкән районының Исмәгыйль авылында яши, үз җирләре була. Арытабан гаилә Ленинградка күчеп китә. Әтисе урам себерүче булып эшкә урнаша, яшәргә бер бүлмә бирәләр. Яу кырларыннан авыр яраланып кайткан әтисе, хезмәтен трудармиядә дәвам итә. Шуннан инде блокада. Бәхеткә күрә, дүрт кызы белән гаилә Ладога күле аша эвакуация төркеменә эләгә. Март аенда алар юлга чыга һәм 1 майга гына кайтып җитә. Үзләре белән тик “Зингер” тегү машинасын гына алалар.
-Туган якларга әйләнеп кайткач, мин, аннан соң сеңелем дөньяга килгәнбез,- ди Роза Сәет кызы. - Ул бер айлык кына чагында әтиебез вафат булды. Шушы көннән алып безнең өчен иң авыр тормыш башланды. Гаиләбезне шул тегү машинасы гына коткарды. Әнием оста тегүче иде. Бөтен тирә-як авылларда яшәүчеләрне киендерде ул. Ә калган тукыма кисәкләреннән кызларына күлмәкләр текте. Күлмәкләрнең дә ниндиләрен әле, шәһәр кызларыныкыннан һич тә калышмый иде. Әниебез алдынгы карашлы кеше булды, шәһәрдә яшәү аның тормышына йогынты ясамый калмагандыр.
Әнисенең кул эшенә маһирлыгы Роза Сәет кызына да күчкән. Ул эштән кайтуга йорт алдына якын - тирә урамнардан кызлар җыела, аларны да тегергә, бәйләргә өйрәтә. Хәзер инде үзләре картәни булып киткән “кызлар” бүген дә остазларына рәхмәт укый.
-Ул әле дә бәйли, - ди Рәиф Харрас улы тормыш юлдашын мактап. – Тәрәзә төпләрендәге гөлләр, йорт алдындагы чәчкәләр – барысы да аның тырышлыгы.
Ә яшелчә бакчасы, хуҗабикә әйтүенчә, башлыча гаилә башлыгы иңнәренә төшә. Рәиф Харрас улының да куллары алтын. Аларның зур иркен йортлары бик җыйнак һәм күркәм, бөтен әйбер үз урынында, тышта да , йорт эчендә дә тәртип. Кунакчыл йортка еш кына илебезнең төрле почмакларыннан апа-сеңелләре, аларның балалары, оныклары, туруннары, килен - кияүләре җыела. Алтын туй тантанасын да зур һәм тату гаилә бергәләп билгеләде. Бу көнгә юбилярлар бик күп еллар дәвамында тырыш хезмәт, олы сөю аша килгән, бер-берсенә карата хәстәрлек һәм җылылык, игелек һәм ихтирамлык тойгыларын түкми-чәчми саклап калган алар.
Алтын юбилейларын билгеләгән Роза Сәет кызы һәм Рәиф Харрас улы Моратхуҗиннар.