Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
2 август 2019, 02:00

Үзебезнең Гөлзия

Шундый кешеләр була, алар яраткан эшенә, һөнәренә бөтен гомерен багышлый. Гөлзия Гарипова - шундыйларның берсе.

Шундый кешеләр була, алар яраткан эшенә, һөнәренә бөтен гомерен багышлый. Гөлзия Гарипова - шундыйларның берсе. Ул менә 35 ел инде Түбән Әүрез авылы почта бүлекчәсенә җитәкчелек итә һәм үз эшен җиренә җиткереп башкара.



Гөлзия Урал кызы 1964 елда Тәүәтәй авылында дөньяга килә. Чебенле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Куйбышев политехникумында белем ала. 1983 елда 19 яшьлек кыз Түбән Әүрез авылы почта бүлегенә эшкә килә.

Ул коллективы һәм авылдашлары арасында абруй казанды. Аңа “Башкортстан Республикасы почта элемтәсе мастеры” дигән мактаулы исем бирелде.


Гөлзия Урал кызы һәркөнне авылдашларын якты йөз белән елмаеп каршылый, һәр нәрсәне җентекләп аңлата, түләүләр кабул итә, әйберләр сата. Авылдашларына карата игътибарлы, мөлаем булганы, тырыш хезмәте һәм яхшы мөнәсәбәте өчен аңа рәхмәт әйтәсе килә.


Һәркөнне ару-талу белми эшләсә дә, ул гаиләсенә дә вакыт таба – тормыш иптәше Фәнис белән уллары Альберт һәм кызлары Айгөлне үстерделәр, хәзер дүрт оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Барлык авылдашлар исеменнән Гөлзия Урал кызын күркәм юбилее белән тәбриклим. Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. Гел шулай гадел һәм кешелекле, көчле рухлы, яшь күңелле булып калуын телим. Тормышыңның һәр яңа көне шатлык-куанычлар гына китерсен, барлык эшләрең уң булсын. Юбилеең белән, Гөлзия!


Гөлүзә АХУНОВА.

Түбән Әүрез авылы.
Читайте нас: