Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
15 ноябрь 2019, 02:00

Биләмә үсешенә зур өлеш керткән өчен

Район авыл биләмәләре башлыкларының Дамир Мостафин җитәкчелегендәге Әлшәй делегациясе Уфада “Республика муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең чираттан тыш съездында катнашты.

Район авыл биләмәләре башлыкларының Дамир Мостафин җитәкчелегендәге Әлшәй делегациясе Уфада “Республика муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең чираттан тыш съездында катнашты.
Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чарада катнашучыларны сәламләп, муниципаль дәрәҗәдәге власть кешеләрнең көнүзәк проблемаларын бик яхшы белә, димәк, муниципалитетлар эшендә ачык фикер алышу өстенлекле булырга тиеш, дип билгеләде. Ул акча һәм ресурсларны дөрес бүләргә, планлаштыра һәм контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк, дип ассызыклады.
Чираттан тыш съездны чакыру зарурлыгы Урындагы үзидарәне үстерүнең милли ассоциациясе составына керү тәкъдиме белән бәйле иде. Милли ассоциация урындагы үзидарә системасын үстерүдә бердәм килешенгән сәясәт булдыру мөмкинлеге бирәчәк, шул ук вакытта Русиянең барлык 22 мең муниципаль берәмлеге фикерен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләрнең нәтиҗәлелеген арттырачак, дип билгеләнде.
Съездда урындагы үзидарә органнарында берничә дистә ел эшләгән һәм үз биләмәләре үсешенә зур өлеш керткән авыл Советлары вәкилләрен бүләкләү тантанасы да булды. Хәбәр итүебезчә, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” почет билгесе белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм урындагы үзидарә үсешенә зур өлеш керткән Нигъмәтулла авыл Советы башлыгы Әүхәт Хәлиуллинга республика Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Әүхәт Гыйндулла улы - бөтен гомерен якташларына хезмәт итүгә багышлаган шәхесләрнең берсе. Ул туган хуҗалыгында гади шофердан җитәкче вазыйфасына кадәр күтәрелә, авыл Советы депутаты сыйфатында утыз ел җәмәгать эше белән шөгыльләнә, шуның уналты елдан артыгы – авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасында.
Бу еллар эчендә авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган, атап әйткәндә, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү. Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып, нигъмәтуллалылар авылда суэтем башнясы һәм янгын сүндерү гидрантлары урнаштырды. Авылларны төзекләндерү айлыгы йомгаклары буенча бу биләмә районда күп тапкырлар призлы урыннар алды. Әйткәндәй, төзекләндерү буенча гына да түгел. Нигъмәтулла авыл Советы – районда үткән мәдәни һәм спорт чараларында да актив катнаша. Биләмә башлыгы үзе дә спорт ярата, ул чаңгы узышлары һәм гер спорты призеры.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Муниципаль хезмәт ветераны Әүхәт Хәлиуллин Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатын якташыбыз, Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов тапшыра.
Читайте нас: