Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
31 гыйнвар 2020, 21:00

Соклангыч ачышлар юлыннан

“Минем тормышым китапка охшаш, укыган саен ул тагы да кызыклырак һәм мавыктыргыч була бара...” – ди район Пионерлар йортының балалар-үсмерләр туризмы инструкторы, “Эзләнү” студиясенең өстәмә белем бирү педагогы, турист-туган якны өйрәнү эше буенча методист Зилә Җәлилова.

“Минем тормышым китапка охшаш, укыган саен ул тагы да кызыклырак һәм мавыктыргыч була бара...” – ди район Пионерлар йортының балалар-үсмерләр туризмы инструкторы, “Эзләнү” студиясенең өстәмә белем бирү педагогы, турист-туган якны өйрәнү эше буенча методист Зилә Җәлилова.
10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Уфа китапханә техникумына укырга керә, арытабан белгечлеге буенча район балалар китапханәсендә, туган мәктәбендә эшли. Педагогия институтында өченче курсны тәмамлаганнан соң Раевкада яшәүче 90 яшьлек картәнисенең ярдәмгә мохтаҗ булуы сәбәпле, укуын ташларга мәҗбүр була. Монда вакытлыча башкорт лицеенда тарих фәнен укыта, ә 1992 елдан Пионерлар йортында фототүгәрәк алып бара башлый. Бу эшнең нечкәлекләренә өйрәнеп, көне-төне фотолар ясаган вакытлары да була. Бүген дә аның күп кенә фоторәсемнәре, Әбдрәшит мәктәбен, мәдәният йортын, Пионерлар йортын бизи.
Балаларга өстәмә белем бирү буенча күп профильле учреждениедә 70 берләшмә, студия, секция һәм клубларда 1850 бала иҗади сәләтен үстерә, белем даирәсен киңәйтә. Аларда төрле юнәлеш буенча эш алып барыла, шуларның берсе - туристик-туган якны өйрәнү берләшмәсе. “Эзләнү” студиясенә йөрүчеләр остазлары З. З. Җәлилова җитәкчелегендә туган якны өйрәнү максатында кайда гына бармый һәм кемнәр белән генә очрашмый. Авыл аксакаллары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, киң билгеле шәхесләр белән әңгәмәләр, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеге, төрле конкурсларда катнашу, туган як, турист сукҡмаклары буйлап яңа экскурсияләр-походлар, “Чыганаклар” туристик-туган якны өйрәнү лагерынең профильле сменасы тәрбияләнүчеләре белән велосипедта экспедицияләр һәм башкалар.
Уникаль чыганакларны, үткәннәрнең тере шаһитларын үз эченә алган чор тарихка кереп калмады. Пионерлар йортында директор Надежда Александровна Самойлова инициативасы белән музей оештырылды, 1999 елдан алып мин музейны арытабан үстерү өчен бөтен көчемне салам. Безнең музей үзенең төп бурычын - тарихи истәлекләр җыю, саклау һәм тарату бурычын үти, - ди Зилә Зәкәрия кызы.
Талантлы педагог һәм аның белән бергә эшләгән балаларның казанышлар сандыгына “Эзләнү” студиясе гамәлгә ашырган “Изгелек каникулга китми” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаулары да өстәлде. Аның “Без барыбыз да чын һөнәр ияләре һәм Туган илемнең, туган районымның киләчәге минем эшемнең нәтиҗәлелегенә бәйле” дигән сүзләре уңышка нигез булгандыр, мөгаен.
Зур елга бәләкәй генә инештән юл алган кебек, боларның барысы да - Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы, үзенчәлекле шигырьләр авторы, кызыклы әңгәмәче, үз эшенә, балаларга, туган ягына гашыйк Зилә Зәкәрия кызы Җәлилованың тормыш баскычлары.
Читайте нас: